воскресенье, 18 октября 2015 г.

    Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре халык авыз иҗаты яки фольклор дип атала.
   Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән, кешенең аңы да үсә бара. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре булып формалашалар. халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак-такмазалар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, эпослар, мәзәкләр, бәетләр һб керә. Аларда халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.
   Халык авыз иҗаты әсәрләре - күмәк иҗат җимеше. Аларның авторы билгеле булмый. Кем дә булса берәү җыр, мәзәк яисә әкият чыгара икән, алар шунда ук телдән телгә күчеп йөри башлый.  Һәр башкаручы кеше мондый әсәрләрне үзенчә эшкәртә,эчтәлеген тулыларндыра, сәнгатьчә матурлый, бизи.
   Әкият -халык авыз иҗатының бик борынгы төрләренең берсе. Аның килеп чыгуын еллар саны белән генә билгеләп булмый. Ул - сәнгатьчә фикер үсешенең гасырлар дәвамында формалашып килүен күрсәтә торган якты үрнәк. Әкиятләр башта талантлы кешеләр тарафыннан иҗат ителә, соҗыннан авыздан-авызга, телдән-телгә күчеп тарала. Күчеш процессында ул фикри байый, заман үзгәрешләрен ала, матурлана һәм төзекләнә бара.
   Әкиятләр өч төркемгә бүленеп өйрәнелә: фантастик яки тылсымлы әкияләр,  хайваннар турында әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.